Килэсе таныштыруыбыз алтын юбилярларыбыз 50 ел бергэ тормыш иткэн Яруллиннар гаилэсе булыр.
![](/a/zags/files/multifile/2366/preview_V8aQ_csdgTg.jpg)
Килэсе таныштыруыбыз алтын юбилярларыбыз 50 ел бергэ тормыш иткэн Яруллиннар гаилэсе булыр. Вагыйз белән Вәсиләнен тәуге очрашуы 1966 елнын ин ямьле һәм куркәм вакытында - жылы август кичендә авыл клубында була. Вагыйзнен туган жиренә - Зәй районы Кәдер авылына - эле генә армиядэн хезмэт итеп кайткан чагы. Яна уйлар, яна хыял-максатлар белән канатланган Вагыйз язмышнын нинди булэк эзерлэгэнен элегэ белми. Тик, озак та утми, ул уз бәхетен - Вәсиләне очрата. Яшь тәрбияче Чистай педучилищесын бетереп, Чаллы аша юллама алып, нәкъ шушы Кэдер авылына жибэрелгән була. Беренче караштан яшьлэр бер-беренә тин булуларын анлыйлар. Шушы мизгелдән 2 йорәк бергә тибә башлый.
Бик тиздән яна Яруллиннар гаиләсе туа. Туй авылда, ин якын кешеләре белән генә узып та китә. Тормыш Яруллиннар гаиләсенә карата аеруча мэрхәмэтле була - 4 кыз-бала буләк итә.Бугенге кондә Яруллиннар ин бәхетле һәм бай кешеләр - 6 оныкнын унышларына куанып яшиләр.
Дата: 01 марта 2018