• Главная
  • Новости
      __/news/__
  • Хезмәт соючән һәм тырыш булган Ибрагимовлар гаиләсенен быел зобәржәт туйлары, алар 55 ел бергэ!
Назад

Хезмәт соючән һәм тырыш булган Ибрагимовлар гаиләсенен быел зобәржәт туйлары, алар 55 ел бергэ!

Хезмәт соючән һәм тырыш булган Ибрагимовлар гаиләсенен быел зобәржәт туйлары, алар 55 ел бергэ!
Бер авылда туып ускән, бер мәктәптә укыган ике яшь йорэк авыл киносында танышалар. Кинодагы мәхәббэт тарихы зур йогынты ясый курәсен, Вазыйх белән Моршидә бик тиз уртак тел табалар. Шулай итеп, язмыш китабына тәуге мәхәббэт турында яна тарих языла башлый. Танышканнарына күп тә утми, Вазыйхны армиягэ алып китәләр. Казахстанда атом коралын сынап карау буенча хезмәт иткәне очен яшь солдатка күп кенә мактаулы кәгазьләр һәм медаль бирәләр. Ә уз сойгәнен котәргә дип вэгъдә биргән Моршидә, Яшел Узән районына тозелешкә китә. 4 ел буе берозлексез ике якка хатлар килә. Вазыйх белән Моршидәнен мәхәббэт сунми, киресенчә, елдан ел ныгый гына бара. Еллар буе коткән очрашу бер мизгелдә килеп тә житә – Вазыйх армиядән кайта. Күп уйламый, яшьләр язылышалар. Бер-бер артлы 3 сабый – 2 кызлары һәм 1 уллары доньяга килә.
Сиксәненче еллар башында Ибрагимовлар гаиләсе шәхәребез - Яр Чаллыга кучеп килә һәм шушында нигезләнеп кала. Вазыйх абый Металл кою заводында ничәмә еллар буе ин зарарлы кайнар цехта тимерче булып эшли. Вазыйх абыйнын гомерлек эш стажы 50 елга тула. Моршидә апа узен балаларына багышлый. Хәзәзерге вакытта 7 онык һәм 4 оныкчык тәрбияләудә балаларына бик нык булышалар.

Дата: 01 марта 2018

Контакты