• Главная
  • Новости
      __/news/__
  • Моннан нэкъ 60 ел элек тагын бер бәхетле гаилә доньяга килэ
Назад

Моннан нэкъ 60 ел элек тагын бер бәхетле гаилә доньяга килэ

Моннан нэкъ 60 ел элек тагын бер бәхетле гаилә доньяга килэ. Гайсиннар гаиләсенен тарихы шулай ук узенчәлекле һәм кызыклы. 1956 елның козендә Мәгъруф армиядән кайта. Курше авылга апасы янына кунакка килгән яшь егет кич клубка кызлар кузләргә дип чыга. Фәнурә дә шушы кичне клубта дус кызлары белән бергә уздырырга уйлый. Ул вакытта Фәнурәдән дә оста биюче тирэ-юньдэ булмагандыр, могаен. Котмәгәндә, кызнын кулын берәу тотып ала. Шушы берәу Фәнурәнен авылдашы - Мәгәнавый булып чыга. Кыз янына килергә кыенсынып торган Мәгъруф, уз урынына бергэ килгән куршесен жибәрә, ә узе чибәр кызны аулак ойдә котеп кала. Кичке уен вакытында яшьләр очрашалар һәм шул мизгелдән бирле башка аерылышмыйлар да.
Бераздан никах укытып, авыл советында язылышалар. Туйнын ин истә калган мизгеле - пар атта авыл советына бару. Күп тә утми, бер-бер артлы 3 малай һәм бердән-бер кызлары Рида доньяга килә. Гайсиннар гаиләсе уз гомерләрен колхозга хезмәт итугә багышлый. Чаллыга кучкәч, Мәгъруф абый КамАЗ заводында йок машиналары жыю цехына, ә Фәнурә апа балалар һәм оныклар тәрбияләугә игътибарын бирә. Буген Мэгъруф абый белән Фәнурә апа 8 онык һәм 7 оныкчыклары белән горурланып яшиләр.

Дата: 01 марта 2018